Бөтен ил халкы Украина кораллы көчләре һөҗүменнән зыян күргән Курск өлкәсенә ярдәм итә

Бу көннәрдә бөтен ил халкы Украина кораллы көчләре һөҗүменнән зыян күргән Курск өлкәсенә ярдәм итә. Гуманитар йөк җыюга Татарстан халкы бик актив рәвештә кушылды. «Яшь гвардия» оешмасы Казан үзәгендә - Жуковский урамында пункт ачкан. Анда ярты көн дигәндә, 1 тоннага якын кирәк-ярак китергәннәр. Республика халкы, эшмәкәрләр, мәгариф оешмалары ярдәм итә. Бездә яшәүчеләр Курски халкы фаҗигасын үзләренекедәй күрә, шуңа читтә калмады. Белгород, Ростовтан беренче гуманитар йөк кәрваннары кузгалган. Мәскәү, Санкт-Петербургтан табиблар бригадасы җибәрелгән. Орел өлкәсе Курсктан эвакуацияләнгән халыкны сыендырган. Татарстанда булышам дисәң, кая мөрәҗәгать итәргә? Моны Инзилә Хөсәенова белеп кайтты.
Back to Top