«Әйдә, бас»: Татарча биибезме?

Татарча бии беләсезме? Казан татарлары, Кырым татарлары, Пермь татарлары, Әстерхан, Себер, керәшен татарлары «Татар биюе»н төрлечә башкаруларын белә идегезме? 1-6 ноябрь аралыгында Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында менә дигән шәп чара үткәрелә — «Әйдә, бас!» остаханәсе кысаларында татар биюенә өйрәтәләр. Безнең Гүзәл дә Әстерхан татарлары биюен өйрәнеп кайтты. Ничегрәк? Булдырамы? 😁
Back to Top