Хатын-кыз бу дөньяга ни өчен яратылган?

Хатын-кызның матурлыгы нәрсәдә? «Фикер» тапшыруының «Хатын-кыз» темасына багышланган чыгарылышында мәркәзебезнең «Рауза» мәчете остазбикәсе Чулпан остаз Мәхмүтова һәм популяр җырчы, китаплар авторы, Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова фикер алышалар. Хатын-кызның дөньядагы бурычы нинди? Хатын-кыз өйдә, гаилә эчендә кем һәм нинди булырга тиеш? Хатын-кызга хәләл җефет, әни, килен, дус, эшче рольләрен ничек уңышлы берләштерергә? Эш беренче урынга чыккан чакларда нинди киңәш ишетергә? Сорауларга җаваплар «Фикер» тапшыруының «Хатын-кыз» темасына багышланган чыгарылышында яңгырый. ВКонтактедагы төркемнәребезгә язылыгыз ➡️ 4387490 Телеграм каналларга кушылыгыз Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.
Back to Top