Фаил Алсыновны яклап видеомөрәҗәгатьләр арта
Русия хакимиятләре Фаил Алсыновны — аңа хөкем карары чыгарылырга бер көн кала — “экстремистлар“ исемлегенә кертте.
Шул ук вакытта башкорт активистын яклап яздырылган видеомөрәҗәгатьләр саны күбәя. Кемдер Фаилне яклап хәтта елый-елый сөйли.
Исегезгә төшерәбез: кичә Баймактагы мәхкәмә янында, Алсыновны яклап, меңләгән халык җыелды (“Куштау-бәйрәм“ Telegram-каналы язганча, 20 дәрәҗәлек салкынга карамастан, урамга 5 меңләп кеше чыккан).
БР башлыгы Радий Хәбиров аны милләтара низаг чыгаруда гаепләп мәхкәмәгә биргән — хәзер Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный. Алсынов үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага. Әлегә ул иректә.
Мәхкәмә карарын иртәгә, 17 гыйнварда, чыгарырга тиеш.