Салават Фатхетдинов - Ялгышмыйча яшәп булмый

Салават Фатхетдинов 34 сезон Текст Гомер үтә дип зарланмыйм, Гомер үтәргә тиеш. һәрбер ясалган ялгышка, Җавап булырга тиеш. Кушымта: Бер яралыйм, бер дәвалыйм, Йөрәгемнең ярасын. Ялгышмыйча яшәп булмый, Мин дә әдәм баласы! Абынган чакларым булды, Тәгәрәп киткән чаклар. Җиңүләрем белән бергә Җиңелеп беткән чаклар. Кушымта. Тапкан чакларым да булды, Югалткан чакларым да. Үксеп елаган чакларым, Елаткан чакларым да. Кушымта.
Back to Top