Оксана Ильюп - Сихри моннар (назлы кыллар). Автор башкаруында

Сихри моңнар (Назлы кыллар)(авторы Оксана Ильюп) 1.Бармакларым гитараны сөеп назлый. (Em Hm) Синекеләр кемне шулай сөя икән? (Am H7) Аккордларны берәм-берәм җыйган чакта (Em Hm) Карашыңның ялкыныннан эреп китәм. (C H7) Кушымта: Гитараның кылларына гашыйк җаным.(Em Am) Ә синеке гашыйк булып йөри кемгә?(C H7) Мин кылларны иркәлимен, ә син – мине.(Em Am) Сихри моңнар алды безне әсирлеккә.(Hm Em) 2.Гитараның кылларыннан җан түгелә. Йөрәгеңнең тибешенә сеңә микән? Аккордларда – синең тавыш, синең исем; Көйгә күчән барлык хисләр – сиңа иркәм. 3.Гитарамның билен кочам, син – минекен. Һәм дөньялар күчмәгәе күчәреннән! Кагылдың ла күңелемнең кылларына. Ә синекен тибрәтүче кемнәр икән?
Back to Top