Оксана Ильюп - Киләм (Ирек Сабиров сүз., О.Ильюп көе)

Сагындыгызмы? Менә мин ;) Ирек абыйның истәлегенә багышлыйм. КИЛӘМ Нәрсә әйттең, иркәм? Ишетмәдем. Әй, аралар бигрәк ерак ла. Киләм!.. Килеп кочагыма алгач, Күзләремә карап, кабатла. Дөнья якты димен!.. Ишетмисең Сызгыруы аша җилләрнең. Киләм!.. Килеп, чәчләреңнән үбеп, Шатлыгымны сиңа сөйләрмен. Йөрәккәем сызлый. Ләкин, килгәч, Тилмертмәмен сине яшь түгеп: Кулларыңны учлап, елмаермын, Зарларымны синнән яшереп. Нәрсә әйттең, бәгърем?.. Арабызда Гасыр ята микән? Ел? Атна? Зарыктымы кайнар иреннәрең? Килдем!.. Әйткәнеңне кабатла.
Back to Top