Бүген Казанда Сабантуйга бүләк җыйдылар! Татарстан Рәисе бүләк әзерләгән! #сабантуй #срочно #татары

Бүген Казанда Сабан туена бүләкләр җыйдылар. Казан Кремлендә бүләкләр җыю чарасын Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе алып баручысы Айзилә Батырханова алып барды. Шәһәр үзәгендә дүрт маршрут буенча җигүле атлар узды, аларга теләгән һәркем үз бүләген бирде. Беренче маршрут 1 Май мәйданыннан башланып китте. Җигелгән атлар Кремль аша узды, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән беренче бүләкне Татарстан Рәисе Эшләр идарәчесе Мөслих Ситдыйков тапшырды. «Өч телефон бүләк итәбез. Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим. Имин еллар килсен. Матур итеп яшәп, гөрләтеп, Сабантуйларны үткәрергә язсын. Сабан туе мөбәрак булсын!» - диде Мөслих Ситдыйков. Сегодня в Казани прошел традиционный сбор подарков к Сабантую. В Казанском Кремле праздничное мероприятие провели ведущий, народный артист Татарстана Фанис Зиганшин и ведущая государственной телерадиокомпании «Татарстан» Айзиля Батырханова. По четырем маршрутам в центре города прошлись конные повозки, которые собирали подарки от горожан. Первый маршрут стартовал от площади 1 Мая. Повозки прошли через Кремль, первый подарок от имени Раиса Татарстана Рустама Минниханова вручил управляющий делами Раиса Татарстана Муслих Ситдиков. «Мы дарим три телефона. Желаю всем здоровья, мирного неба, пусть Сабантуй пройдет весело, задорно, красиво. Сабантуй мубарак!» — сказал он.
Back to Top