Салават Фатхетдинов - Нидер җитмәде

Салават Фатхетдинов 29 сезон Текст Икебез икегә, икегә бүленгән, Калганбыз язмышның ике ярында. Исеңә төшермен, ничекләр тузәрсең, Шул кадәр өзелеп сагынган чакта! Син калган якларда - күкләрнең зәңгәре, Таңнарнын нурлысы, дөнъяның яме. Мин калган якларда - офыкның чикләре, Бәхетле булырга нидер җитмәде. Шул килеш яшисең, яшисен җырымда, Шул ук төс, шул ук буй, шул ук сын hаман. Маңгаенда сырлар, чәчеңдә ак юллар. hаман да өзелеп, сине сагынам! Син калган якларда - күкләрнең зәңгәре, Таңнарнын нурлысы, дөнъяның яме. Мин калган якларда - офыкның чикләре, Бәхетле булырга нидер җитмәде. Кирәкми кавышу, кавышу көтәсе. Син инде бик күптән кемдер иркәсе. Берәүләр бәхетле, берәүләр бәхетсез, Бу язмыш, нишлим соң, ни хәл итәсе. Син калган якларда - күкләрнең зәңгәре, Таңнарнын нурлысы, дөнъяның яме. Мин калган якларда - офыкның чикләре, Бәхетле булырга нидер җитмәде.
Back to Top