Татар гаиләсенең “Серле рецепты“!

Сәлам, дусларым-матурларым! 🔅 Ниһаять яз да килеп җитте, дөнья уянды, урамда кошлар сайрый, гөрләвекләр ага, кояш үзенең нурлары белән бөтен җирне җылыта. Шундый матур көндә минем сезгә үземнең яңа тапшыруым турында игълан итәсем килә! Һәр татар гаиләсендә әби-бабаларыбыздан, әти-әниләребездән килгән серле, фирменный рецептлар бар. Һәм гадәттә ул рецептлар гаилә эчендә генә кала. Минемчә, бу дөрес түгел, чөнки тәмле ризык рецепты белән бүлешергә кирәк! Монда сүз татар милли ашлары турында гына түгел, ә төрле милләт ризыклары турында бара. Бүгеннән башлап #СерлеРизык хештегы белән үзегезнен рецептларыгызны, видео, фотоларыгызны соц челтәрләргә кертегез. Рецептның тарихын, серен языгыз! Сезнең игътибарыгызны җәлеп итәр өчен, мин һәр ай саен бүләкләр уйнатачакмын, ризыкларны сезнең серле рецептларыгыз буенча әзерләргә тырышырмын! Беренче бүләк итеп пароварка “Tefal“ уйнатабыз! Рецептларыгызны көтеп калам! Киттек, киттек, хоп хоп!!! #СерлеРизык
Back to Top