Салават Фатхетдинов һәм Хания Фархи - Гомер юлы
Текст
Торасың да чал чәчеңне сыйпап,
“Картаелган инде…“ — диясең.
Килә минем шул чал чәчләреңнең,
Һәр берсенә башым иясем.
Гомер юлың кебек ап-ак алар,
Манылмаган данга, алтынга.
Бары төсен җуйган, башкаларга
Изгелекләр эшләү хакына.
Маңгай сырларың да чит-ят түгел,
Синең кичерешләр — еллар бит!
Алар миңа сине алып килгән
Борма - борма урау юллар бит!