Салават Фатхетдинов - Бер егет гармун сайлый

Салават Фатхетдинов Текст Бармаклары белән гүя, Гармун телләрен саный. Берсен ала, берсен куя, Бер егет гармун сайлый. Гармун сайрый сандугачтай, Гармун сайрый да сайрый. Көйгә көйне ялгый-ялгый, Бер егет гармун сайлый. Уйнамый түзеп буламы, — Кулда гармун булганда?! Тын гына торып кара син Җаның моңга тулганда. Гармун сайрый сандугачтай, Гармун сайрый да сайрый. Көйгә көйне ялгый-ялгый, Бер егет гармун сайлый. Кызлар күңелен җилкетер Гармуннар бармы монда? Тукта-тукта, нинди көй бу? Йөрәкне урый моңга! Гармун сайрый сандугачтай, Гармун сайрый да сайрый. Көйгә көйне ялгый-ялгый, Бер егет гармун сайлый.
В начало