Ничек итеп глинтвейн зерлрг

Яңа елның символына әйләнгән эчемлек – глинтвейн әзерләргә өйрәнәбез. НИЛӘР КИРӘК БУЛА 1 әфлисун ярты лимон 3 аш кашыгы шикәр комы 5 г кардамон 20 г “Имбирь, мёд һәм лимон” катнашмасы 1 шешә кызыл коры шәраб яки виноград согы су 1. Бер әфлисун белән ярты лимонны телемләп кисәбез, кул белән согын сыгып, барысын бергә кәстрүлгә салабыз. 2. 3 аш кашыгы шикәр комы салабыз. 3. 5 грамм кардамон белән 20 грамм “Имбирь, мёд һәм лимон” катнашмасы өстибез. 4. 1 шешә коры кызыл шәраб салабыз. Хәләл глинтвейн әзерләгән очракта виноград согын кулланасы. 5. Бераз су салабыз. 6. Газ өстендә 80 градус утта, 5-6 минут тотып, җылытабыз гына, КАЙНАТМЫЙБЫЗ. 7. Ахырдан стаканны әфлисун телеме белән бизәп куярга була. Күтәренке һәм бәйрәмчә кәеф телим! ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - [club226455381|@aitchetat] Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #татарчарецептлар #глинтвейн
Back to Top