Чия вареньясы

Күп сораулар буенча бик тә уңышлы чыга торган чия вареньесының рецептын калдырам. Варенье кайната торган савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарабыз. Салабыз 1 стакан чия, 1 стакан песок--кайнап чыга. Салабыз тагы бер стакан чия бер стакан песок - - кайнап чыга. Тагы салабыз бер стакан песок, бер стакан чия - кайнап чыга. 9 стаканга хәтле шулай эшлибез. Иң сонгысында кайнап чыккач ипләп кенә 15 минут кайнатасы да, күбеге чыкса аласы. 4 стакан песок салып болгатып, газны сүндерәбез. Болгатып тора тора песогын эретеп бетерәбез, җылы килеш банкага тутырабыз. Сезне яратып Мәрьямегез. Былтыр бик күбегезгә ошады бу рецепт. Төшен алып ясамадым Бары тик бер генә тапкыр су салына - шул бер стакан гына. Чиясе бөрешми. Сезгә ошыймы бу рецепт, ягез әле кемнәр ясады микән бу рецепт белән.
Back to Top